Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бу кызык: йомырка турында түбәндәге фактларны сез дә белмисездер әле

Тавык уртача һәр 24-26 сәгать саен бер йомырка сала.

  • Ак йомырканы – ак тавык­лар, ә көрән төслесен – җирән яки карасу тавыклар сала;
  • Азык кыйммәте буенча агы белән коңгырт йомыр­калар берни белән дә аерылмый;
  • Йомырка үлчәме тавык­ларның яшенә, авырлыгына һәм токымына бәйле. «Олырак»лары эрерәкне сала;
  • Йомырка сарысының төсе рационга бәйле. Азыкка кушылган табигый буягычлар (мәсәлән, кычыткан, тырнак гөле яфраклары) аны тагын да сарырак итә;
  • Ике сарылы йомыркалар да очрый. Әмма алардан барыбер игезәк чебиләр тумый;
  • Иң зур тавык йомыркасы биш сарылы һәм вертикаль әйләнәсе 31 см булган;
  • Иң авыр тавык йомыркасы 454 грамм булган – бу гадәти йомыркадан алты тапкырга авыррак;
  • Тавык чебие, тавә кошы, үрдәк һәм акчарлак бәбкәләре йомыркадан чык­кач ук мөстәкыйль тормышка әзер, чөнки алар сарысы күп йомыркадан туа. Ябалак, тук­ран һәм күпчелек кечкенә җырчы кош балаларына әни тәрбиясе таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев