Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бу атнада Яшел Үзәндә +11 градуска кадәр җылыта

Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы әкренләп үзгәрәчәк.

Синоптиклар явым-төшем һәм шактый җылынуны фаразлый.

22 мартта төнге сәгатьләрдә урыны белән юеш кар белән бераз яңгыр көтелә. Төнге температура 0дән +3 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез һава нульдән 4-9 градуска кадәр җылыначак.

23 мартта яңгырлар яумый. Төнлә минус 3 градуска кадәр суыта, ә көндез термометр баганалары 6-11 градуска кадәр күтәреләчәк.

24-26 март көннәрендә җылы һава торышы сакланачак. Уртача температура нормадан 6-8 градуска югарырак булачак. Көндез синоптиклар нульдән 6-11 градуска кадәр җылынуын вәгъдә итәләр, төнлә дә уңай һава температурасы фаразлана. Яңгыр яварга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев