Боз кичүе ябылды
22 мартта, Яшел Үзән-Карамалы Тау боз кичүе үз эшен туктатты. Аның эшчәнлеге өчен җаваплы кешеләр сүзләренчә, бозның калынлыгы җитәрлек булуга карамастан, җылы һава тәэсирендә ул ныклыгын көннән-көн югалта.
Моннан тыш, соңгы көн нәрдә Иделдә су күләме артты һәм яр буена җыела башлады. Ягъни бозга чыгу куркыныч. Бирегә ав томобильләрнең рөхсәтсез керүен булдырмас өчен юлларны яптылар һәм кагыйдә бозучыларга административ штраф каралган.
Исегезгә төшерәбез, бу кышта боз юлын 28 декабрьдә ачтылар, ягъни ул өч айга якын эшләде. Хәзер инде паром кичүен ачу сроклары һава шартларына бәйле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев