Биш яшьлек бала тәрәзәдән егылып төшкән
Баланың елаганын очраклы рәвештә өй яныннан узып баручы ишетеп алган.
Түбән Кама шәһәрендә биш яшьлек бала тәрәзәдән егылып төшкән. Баланың елаганын очраклы рәвештә өй яныннан узып баручы ишетеп алган. «Җирдә ятучы бәләкәй малайны күрдем, бала баш авыртуына зарлана иде,» – ди ул. Малайны тиз арада хастаханәгә алып киткәннәр.
Шаһит баланың әти-әнисен табарга тырышкан: ачык тәрәзәләр аша дүртенче каттагы фатирны тапкан, домофон төймәсенә баскан, әмма фатирда берәү дә җавап бирмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев