Безне онытмаулары, игътибарлары өчен күңел сөенә!
Татар Танае мәдәният йортына чакырып, авылыбыз өлкәннәрен кунак иттеләр. Тәмле ризыклар белән сыйлап, күңелебезне күрделәр.
Беркөнне күршебез Наил Мөхетдинов килеп керде, кулында күчтәнәч – пакетлар, «Кызыл Шәрык»тан Өлкәннәр көненә бүләк икән. Хәйраннар калдык инде. Иии, без бит хәзер балалар кебек, ә аларның күңелләре бик нечкә. Без дә шулай, азга да сөенәбез. Зурлап, шатландырганнары өчен Аллаһ үзләрен дә олыласын. Эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә иминлек телибез. Аннан, мәдәният йортына чакырып, авылыбыз өлкәннәрен кунак иттеләр. Тәмле ризыклар белән сыйлап, күңелебезне күрделәр. Шөкер, ай саен пенсиябез килеп тора, кибеттә барысы да бар, тормышка зарланырлык түгел. Шулай да, безне онытмаулары, игътибарлары өчен күңел сөенә. Рәхмәт барысына да. Әйтергә дә онытып торам, Татар Танаеннан газетагызны яратып укучы булам.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев