Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Без җиңдек!

Татарстан Идел буе федераль округының «ФормАрт» стрит-арт фестивалендә җиңде.

"Көтә" ("Ждет") муралы авторы Яр Чаллыдан граффитист Александр Попов. Граффити Яшел Үзәннең Комаров урамы, 13 йорт фасадында урнашкан.

30 метрлы муралда хәрби формадагы кулына өчпочмаклы хат - тугрылык һәм өмет символы - тоткан кыз сурәтләнгән. Бер рәсем меңнәрчә язмышны үз эченә ала. Проект Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.

Иҗтимагый проект Фестиваль 2020 елдан РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән уздырыла һәм яшь рәссамнар иҗатына ярдәм итүгә, граффити сәнгате ярдәмендә Идел буе федераль округы төбәкләрендә заманча шәһәр мохите һәм яңа мәдәни кодлар булдыруга юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев