«Без бергәләп Яшел Үзәнне тагын да заманчарак һәм уңышлырак итә алачакбыз»
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары! Кадерле дуслар!
«Серго исемендәге Завод» (POZIS) җитештерү берләшмәсе» АҖнең меңнәрчә кешелек коллективы исеменнән Татарстанның төп бәйрәме – Республика көне һәм яраткан шәһәребез Яшел Үзән – Хезмәт батырлыгы шәһәре көне белән ихлас, җылы котлауларыбызны кабул итегез!
Татарстан – бай тарихлы һәм куәтле сәнәгать потенциалына ия регион, ул динамик рәвештә үсә, инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге белән дан тота һәм киләчәккә ышаныч белән карый. Бу казанышлар – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендәге команданың бердәм эше һәм күп буыннарның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе.
Безнең туган җиребез Яшел Үзән республика белән бер ритмда яши һәм үсә. Машина төзүчеләр һәм корабеллар шәһәре буларак танылып, Татарстан икътисадына һәм данына лаеклы өлеш кертә.
Язмышы дистә еллар дәвамында Яшел Үзән белән тыгыз бәйләнгән безнең «ПОЗиС» АҖ компаниясе бу данлы тарихның аерылгысыз өлеше булып тора. Завод актив рәвештә инновацияләр кертә, системалы рәвештә модернизацияли, техник базаны камилләштерә, POZIS бренды астында төрле билгеләнештәге югары технологияле продукциянең киң номенклатурасын җитештерә. Бу бәйрәм көнендә хөрмәтле ветераннарыбызга һәм көндәлек хезмәтләре белән туган шәһәребез данын арттыручыларга, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга аерым рәхмәтебезне белдерәбез. Без сезнең белән горурланабыз һәм өйгә кайтуыгызны көтәбез.
Кадерле дуслар! Сезгә чын күңелдән тынычлык, иминлек, нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм яңа хезмәт казанышлары, ә яшьләребезгә – туган, гүзәл шәһәребездә калуларын телибез. Белемегезне, энергиягезне һәм креатив идеяләрегезне биредә, кече ватаныгызда кулланыгыз. Без бергәләп Яшел Үзәнне тагын да заманчарак һәм уңышлырак итә алачакбыз. Сезнең куллар белән Татарстан һәм Россиянең киләчәге булдырыла.
Радик Хәсәнов,
«ПОЗиС» (POZIS) АҖ генераль директоры
Константин Антипов,
беренчел профсоюз оешмасы рәисе
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев