Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Бергә дә була алмадык, аерым да яшәмәдек…»

Язмышмы соң бу?.. Әллә бозыклыкмы?..

«Кешеләр кайчак бәхетен соңлап очрата. Без дә яраткан кешем белән шифаханәдә танышып гашыйк булдык. Икебез дә 30дан үткән идек. Икебез дә гаиләле, балаларыбыз бар. Йөрәккә кушып булмый, очраша башладык. Аның янына бару өчен генә права алдым. 300 км үтеп аның янына барып җитә идем. Ул да шулай йөрде. Бергә дә яшәп булмый, аерым да.

Балалар үсә башлады. Инде кушылырбыз дип уйлаган идем, булмады — хатыны авырый башлады. Ничә ел гомер бушка үтте! Хатыны бәлки барысын да сизгәндер, шуңа авыргандыр. Ни өчен шунда ук аерылмаска иде аңа?.. Минем ир үзе гомер буе йөрде, шуңа, бәлки, белсә дә эндәшмәгәндер.

Бергә яшәп бәхетле булу урынына ят кешенең ирен, хатынын уйлап яшәдек… Балалар да үсте инде, хәзер аның хатынының савыкканын көтеп картаябыз…»

 

Татар тудей

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев