Батыр якташларыбызны онытырга хакыбыз юк
Яшәеш

Батыр якташларыбызны онытырга хакыбыз юк

Украина территориясендә махсус операция барышында һәлак булган геройларның әниләренә Батырлык орденнары тапшырылды.

Горький исемендәге заводның үзәк мәйданында мемориаль комплекста якташыбыз – полковник Дмитрий Софронов һәм өлкән лейтенант Гафур Шакирҗановның махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган аналарына Батырлык орденнары тапшыру тантанасы узды.
– Бүген без күңелсез очрак буенча җыелдык. Геройларның әти-әниләренә рәхмәт белдерәсем килә. Дмитрий һәм Гафурның исемнәре мәңгегә безнең шәһәр һәм район тарихына язылачак. Ватаныбызны саклаган лаеклы улларыгыз өчен сезнең алда баш иябез, – диде Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев.
Батырлык орденнары Дмитрий Софроновның әнисе Наталья Николаевнага, Гафур Шакирҗановның әнисе – Азизә Вильям кызына тапшырылды. Батырларның даны мәңгелек!


Нет комментариев