Яшел Үзән районы һәм шәһәренең йомгаклау сессиясендә «Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире Илсөя Садыйкова бүләкләнде.
Ул шәһәребездә икенче тапкыр уздырылучы «Журналист – шәһәр бренды» номинациясендә җиңүче булды.
Әлеге бәйгене район советының матбугат хезмәте җитәкчесе Регина Чибрикова оештыра.
– Үз номинацияләрендә җиңүче булган барлык коллегаларымны котлыйм. Һәм, әлбәттә, минем өчен тавыш биргән һәркемгә рәхмәт белдерәм! – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Илсөя Мансуровна.
Котлыйбыз, һәрчак шулай беренче булыйк!
Нет комментариев