Балаларны яклау көненә багышланган профилактика акциясен Зеленодольск үзәк район хастаханәсенең 1нче балалар поликлиникасы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск районы бүлеге хезмәткәрләре оештырды
Полицейскийлар поликлиникага килүчеләргә, кечкенә пациентларга һәм аларның әти-әниләренә юл кырыенда үзеңне ничек тотарга, кайсы урыннарда юл аша чыгарга һәм нинди ситуацияләрдән качарга кирәклеге турында искәрттеләр, өлкәннәргә караңгыда яктылык кайтаргыч элементларны дөрес куллану турында аңлаттылар.
Аерым алганда, аларны баланың киемендә яки сабыйлар коляскасында куллану машина йөртүчегә юлдан чыкканда җәяүлеләрне күрү һәм тизлекне киметү мөмкинлеген бирә.
Акциядә катнашучыларга оештыручылар «Яшь җәяүле, велосипедчы өчен кагыйдәләр» дип аталган брошюралар һәм яктылык кайтаручы элементлар тапшырдылар. 🏽♂
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев