Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Балалар товарлары, уку-язу әсбаплары һәм мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм иминлеге буенча «кайнар линия» оештырыла

Иминлек Балалар товарлары контрольдә

Агымдагы елның 10 августыннан 21енә кадәр Роспотребнадзор балалар товарлары, уку-язу әсбаплары һәм мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм иминлеге буенча «кайнар линия» оештыра. Бу чара уку елы башлану алдыннан ата-аналарга һәм сатып алучыларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә.

 Ведомство белгечләре гражданнарны гамәлдәге норматив таләпләр, санитария кагыйдәләре, шулай ук балалар өчен куркынычсыз һәм югары сыйфатлы товарлар сайлау буенча тәкъдимнәр белән таныштыра. Консультацияләр балалар киеме, аяк киеме, уенчыклар, мәктәп сумкалары, дәфтәрләр, канцелярия әйберләре һәм башка уку әсбапларына кагыла.

 Яшел Үзән бүлекчәсенә мөрәҗәгать итү өчен мәгълүмат:

«Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның 

 Яшел Үзән филиалы консультация пункты телефоны: (84371) 57263.Мөрәҗәгатьләр эш көннәрендә 8.00 – 12.00 һәм 13.00 – 16.45 сәгатьләр арасында кабул ителә.

 Роспотребнадзорның Бердәм консультация үзәге тәүлек әйләнәсе эшли: 8 800 555 49 43 (шалтырату бушлай). Бу номер буенча теләгән төбәктән шалтыратып, белгечләрдән квалификацияле ярдәм алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев