Балалар мәйданчыгында тау җимерелеп төшкән, зыян күрүчеләр бар
Хакасиянең Усть-Абакан бистәсендә тау җимерелүеннән соң дүрт бала хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә төбәк буенча Тикшерү комитеты.
Бу вакытка тагын нәрсәләр билгеле:
- -балалар өч метр биеклектән егылып төшкән, бистәнең базар мәйданында төзелгән агач тауның өске катламы җимерелгән;
- - RT чыганагы мәгълүматлары буенча, тау файдалануга тапшырылмаган, әмма шулай ук кеше кермәс өчен махсус әйләндереп алынмаган, шуңа күрә балалар аңа керә алган;
- - әлегә җиде бала медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, әмма мәйданчыкта 15 бала уйный алган, шуңа күрә зыян күрүчеләр саны артырга мөмкин, дип билгеләп үтә RT чыганагы;
- - беренчел мәгълүматлар буенча, ике кыз, ун һәм 11 яшьлекләр, хәзер хастаханәдә аягы сынган, тагын берсе-җәрәхәтләнгән һәм бер малайның умыртка баганасы җәрәхәтләнгән;
- - төбәк Тикшерү комитеты тикшерү үткәрә, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Чыганак - фото: RT на русском.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев