Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләренең 48 процентын җәяүлеләр тәшкил итә

Юллардагы иминлек хәзер зур проблемаларның берсе булып кала. Кешеләрнең гомере юл-транспорт фаҗигаләрендә өзелә, җәрәхәтләнүчеләр арта, гаиләләргә кайгы-хәсрәт килә. Һәр очракта кеше факторы үз ролен уйный. Бу ситуа­циядә балалар травматизмы мәсьәләсе аеруча кискен тора.

Кем гаепле? Гаепне кемнән эзләргә? Йөртүчеләрдәнме, әллә инде балигъ булмаганнарның үзләреннәнме, йә булмаса, әти-әниләрдәнме?

Моның буенча автоинспекторлар да чаң суга. Шул сәбәп­ле, рес­публиканың матбугат хезмәткәрләре белән очрашуында ТР буенча эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов матбугат чаралары аша әти-әниләргә профилактика эшенең мөһимлеген җиткерергә тели дә. Иң беренче, ата-аналарның балаларын юлларда йөрергә өйрәтүләре һәм, шул ук вакытта, үзләренең дә кагыйдәләрне үтәүләре мөһим.

Түбәндәге саннарга игътибар итик: быелгы 7 ай нәтиҗәләре буенча Татарстанда 1 655 юл-транспорт һәлакәте булып, 173 кеше үлгән һәм 2 025е җәрәхәтләнгән! Юл-транспорт һәлакәтләре һәм зыян күрүчеләр саны кимегәндә, һәлак булучыларның арту тенденциясе билгеләнә.

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның иң сакланмаган категориясе – балалар.
Узган елгы көзге чор балалар катнашындагы аварияләрнең артуы белән характерлана. Сентябрьдән октябрьгә кадәр 91 юл-транспорт һәлакәтендә 7 баланың гомере өзелгән һәм 92се җәрәхәтләнгән. Мондый һәлакәтләрдә бер бала зыян күрсә дә – бу инде фаҗига.

Һәр өченче вакыйганың пассажир балалар катнашында булуы мәгълүм. Андыйларда өч баланың гомере өзелгән. Аларда күбрәк машина йөртүче ата-аналарның гаепле булуы билгеле. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен игътибарсыз калдыру балаларга зыян китерә.

Берничә очракны әйтеп узмыйча булмый: 3 гыйнварда Югары Ослан районында «Та­йота Камри» автомобилен йөртүче каршы як полосага чыгып, «Тайота Каролла» белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, 6 яшьлек пассажирның гомере өзелә. Биектау районында автомобиль юл кырыенда торган йөк машинасын бәрдертүдән – 6 яшьлек кыз, Актанышта «Киа»ның «Ман» белән бәрелешүеннән машина йөртүче һәм 8 яшьлек кыз һәлак була.

Дәүләт автоинспекциясе даими нигездә балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны профилактикалау буенча рейд­лар үткәрә. Максатлары машина йөртүчегә җәза бирү түгел, ә балалар автокреслосы гына яшь пассажирны юл-транспорт һәлакәте очрагында җәрәхәтләрдән саклый алуны аңлату.

Җәяүле балалар белән дә хәлләр тотрыксыз. Баш автоинспектор билгеләвенчә, алар катнашында быел 108 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, өч бала һәлак булган һәм 116сы җәрәхәтләнгән. Мондый һәлакәтләр 48% тәшкил итә. Өч бала һәлак булган резонанслы юл-транспорт һәлакәте Минзәләдә теркәлгән. Ике авыл арасында автомобиль йөртүче хатын-кыз куркынычсыз тизлекне сайламый һәм өч малайны бәрдерә. Өчесе дә үлә.

Агымдагы елда механик транспорт чаралары белән идарә итүче балалар катнашындагы очраклар да борчу тудыра. Быел ике бала шулай һәлак булган. Дәүләт автоинс­пекциясе искәртүенчә, балаларга мототранспортта йөрү нәрсәгә китерергә мөмкинлеген аңлату мөһим. Мондый «балалар уенчыгы» белән идарә итү иртәме-соңмы ике нәтиҗә белән тәмамлана: җәрәхәтләнү яки үлем!

Велосипедчылар катнашында 29 юл-транспорт һәлакәтендә 1 бала һәлак булса, 28е җәрәхәтләнгән.

Балалар катнашында юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатында «Игътибар-балалар!» чарасы 8 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Ата-аналар игътибарына: мәктәптә укучыга хаталарын төзәтергә мөмкинлек бирелә, ә менә юлда ясалганын беркайчан да төзәтеп булмаска мөмкин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев