Балалар бакчасында 3 яшьлек сабый һәлак булган
Балалар бакчасы территориясендә урамда уйнаганда өч яшьлек малай вафат булган.
Тауга башлыгы эләгеп калгач, ул буылган.
Фаҗига Түбән Новгородтагы балалар бакчасы ишегалдында йөргәндә килеп чыккан. Өч яшьлек малай тауга менгән һәм металл конструкциягә куртка башлыгын эләктергән. Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары шаһитларга сылтама белән раславынча, балалар шунда ук тәрбиячеләргә ни булганын сөйли, әмма алар ярдәм итәргә ашыкмый – бала тончыга.
Бала үлеме факты буенча РФ Җинаять кодексының 109 маддәсенең 2нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре балалар бакчасы хезмәткәрләренең эшен тикшерәчәк, аларның фаразы буенча, нарасый игътибарсыз калдырылган булган.Тикшерү кысаларында бакча тәрбиячеләре гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев