БАЛАЧАК - ТЫЛСЫМЛЫ ИЛ
1 июньдә «Спорт резервлары» лагеренда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чаралары узды
Чаралар игелек һәм дуслык атмосферасын булдыруга юнәлдерелгән иде.
Мөселман балалары "Тынычлык" мәчетендә бәйрәмдә актив катнашты. Яшь спортчылар догалар укыды, шигырьләр сөйләде, пылау һәм тәм-томнар белән сыйланды. Ахырда һәркем истәлеккә брелок алды.
Яшел Үзән шәһәр паркында балаларга "Балачакның тылсымлы иле" бәйрәм-уен программасы тәкъдим ителде.
Көн дәвамында алар күтәренке кәеф һәм уңай эмоцияләргә баеды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев