Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие һәр балага каралган

Ел башыннан 20 442 мең гаилә бала тугач бирелә торган пособие – бер тапкыр күрсәтелә торган ярдәм чарасы алды. Әлеге төр түләүне финанслауга барлыгы 502 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән.

Эшләүче ата-ана пособие алу өчен үзенең эш бирүчесенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Быел аның күләме 7,4%ка индексацияләнде һәм 24 604,30 мең сум тәшкил итә. Әгәр гаилә ра­йон коэффициенты кулланыла торган территориядә яшәсә, пособие югарырак күләмдә билгеләнә.

Түләүне рәсмиләштерү өчен эшлә­мәүче ата-анага Татарстан Республикасы буенча Социаль фондның клиент хезмәтенә яисә шундый хезмәт күрсәтә торган күп функцияле үзәккә гариза бирергә кирәк. Ул шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша да кабул ителә.

«Түләү гаиләләрнең керем дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә һәр балага бирелә. Акчаны шулай ук баланың опекуннары, уллыкка яисә тәрбиягә алган ата-аналары да алырга мөмкин», – дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Сорауларыгыз булса, сез, дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 08:15 сәгатьтән 17:30 сәгатькә кадәр, җомга көнне 08.15-16:15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Татарстан Республикасы Россия Социаль фонды бүлегенең бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып, консультация ала аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев