Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бала табучыларга – электрон документ

Ел башыннан республика буенча 14 меңнән артык хатын-кызга сертификат бирелгән

Быел күрсәтелгән хезмәтләр өчен медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 146 млн. сумнан артык тәшкил иткән. Акча йөклелеккә һәм балалар тууга бәйле күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерелгән.

Бала табу сертификаты – ул йөкле хатынга бала табу өчен медицина оешмасын сайлау, шулай ук йөклелек вакытында һәм аннан соң күзәтү үтү хокукын бирә торган документ. Электрон сертификат йөкле хатын-кыз беренче тапкыр хатын-кызлар консультациясенә мөрәҗәгать иткәндә яшәү урыны буенча яки бала тудыру йортында рәсмиләштерелә. Сертификатны, шулай ук, бала профилактик тикшерүләр үтәчәк поликлиникада рәсмиләштерергә мөмкин.

«Элек хатын-кызга сертификат бланкын мөстәкыйль рәвештә медицина учреждениесенә тапшырырга кирәк иде. Хәзер бу таләп ителми, чөнки социаль фонд кирәкле барлык мәгълүматны автомат рәвештә ала», –
дип искәртте Татарстан фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Алар арасында йөклеләрне хатын-кызлар консультациясендә исәпкә кую, бала табуның уңышлы булуы, шулай ук балага бер яшь тулганчы бер ел дәвамында профилактик күзәтү үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтү турындагы мәгълүматлар тупланган. Бу сертификатның электрон формасына күчү медицина хезмәткәрләре өчен документны тутыру процедурасын шактый гадиләштерә, ә хатын-кызлар өчен документларны үзе белән йөртү зарурлыгын гамәлдән чыгара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев