Бәйгеләрнең була төрлесе
Казанда бик үзенчәлекле республика күләмендәге бәйгенең финалы булып узды һәм ул Өлкәннәр көненә багышланган иде.
Бер төркем автомобильче машина йөртү осталыгын күрсәтте.
Конкурста катнашкан 39 автомобильче арасында яшел үзәнлеләр дә бар иде. Бу бәйгедә алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен һәм машина йөртү күнекмәләрен күрсәтте.
Әлеге киеренке ярышта ир-атлар арасында:
1нче урынны – Нурлат районыннан Рәис Сәфиуллин,
2нче урынны – Теләче районыннан Дамир Вәлиев һәм 3нче урыннын Әлмәт районыннан Рафыйк Лотфуллин алды.
Хатын-кызлар арасында призерлар рәтендә безнең районнан да бар:
1нче урын – Наталья
Березовская, Бөгелмә районы;
2нче урын – Гөлфия Абдуллина, Азнакай районы;
3нче урын – Зөлфия Шакирова (рәсемдә), Яшел Үзән районы.
Якташыбыз Зөлфия Шакированы бәйгедә җиңүе белән котлыйбыз һәм алда тагын да зуррак уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев