Айрат Усманов Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары вазыйфасыннан азат ителде
ТР премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының тиешле боерыгын имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.
Усманов 2016 елның гыйнварыннан ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары булып эшләгән. Элегрәк ТР Икътисад министрлыгының бүлек башлыгы (2007-2010) һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының бүлек башлыгы (2010-2016) булган. Дәүләт хезмәтендә карьерасын 1998 елда башлый.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Усманов эш урынын алыштыру сәбәпле, үз теләге белән киткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев