«Автодор» М-12 буенча йөргәндә дәүләт номерын яшерүче шоферларны хокукларыннан мәхрүм итү турында кисәтте
**
"Дәүләт номерын яшерүче хокук бозучыларны, шулай ук пычрак, укылмый торган номерлар белән йөрүчеләрне ачыклау буенча эш М12 юлында даими рәвештә дәвам итәчәк. Машина йөртүчеләргә сәфәр алдыннан дәүләт номеры торышын тикшерергә киңәш ителә", - дип билгеләп үттеләр дәүләт компаниясенең матбугат хезмәтендә.
Дәүләт компаниясендә бу хокук бозу өчен 5 мең сум күләмендә штраф яки бер айдан өч айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган дип искәрттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев