Җаваплы сәркатибебез Гаязова Алиябезнең ышбу якты дөньяга аваз салып, шатлык китергән көне бүген
Аның кебек елмаюлы, нурлы кеше кайчан тусын инде? Әлбәттә кояш үзенең юмартлыгын арттырган март аенда!
Яраткан коллегабызны гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз һәм бары тик яратуыбыз, хөрмәтебез хисләренә төрелгән иң матур, җылы теләкләребезне җиткерәбез: уңышларның иң зурысын, гомернең иң озынын, киләчәкнең иң матурын, сәламәтлекнең иң ныгын телибез. Пар канатың белән ике кызыгызның бәхетләренә шатланып, мул, тыныч тормышларда яшәргә насыйп булсын.
Яраткан эшеңнән рәхәтлек алып, зурдан-зур уңышларга ирешеп,бергә-бергә «Яшел Үзән»ебезне яшәтергә язсын!
Җылы язлар килгән чакта
Йөрәккә сөю дәшә,
Син дә шулай гомер буе
Сөеп, сөелеп яшә!
Һәр көнең дә синең матур булсын,
Сулмас гөлдәй яшә чәчәктә,
Нурлы күзең, якты йөзең өчен,
Теләк телик – яшә бәхеттә!
Чын йөрәктән котлавыбыз
Җыр булып сиңа барсын.
Бүгенге бәйрәм гомергә
Истәлек булып калсын.
Сине яратып, редакцябезнең ялкынлы коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев