Атны фатирга алып кайткан романтикны вак хулиганлык өчен бер тәүлеккә кулга алганнар
Кемерово өлкәсендә яшәүче сүзләренә караганда, ул көнне исерек булган, һәм нәрсә булганын төгәл хәтерләми дә икән. Атны ир-ат элек эшләгән фермада алган. 5нче каттагы фатирга хайван белән бергә баскычтан менгән һәм өендә сәгать ярымга якын вакыт үткәргән, шуннан соң атны подъезддан алып чыгып, фермага кайтарып куйган.
Ир-ат үз гамәлен аңлатып бирә алмаган, кылган эше өчен үкенүен белдергән һәм бүтән алай кыланмаска вәгъдә иткән. Шулай ук эчүен дә ташларга җыена икән.
Фото интернет челтәреннән алынды
Нет комментариев