Ашыгыч ярдәм хезмәтенә бер тәүлектә 989 чакыру килгән
Яшәеш

Ашыгыч ярдәм хезмәтенә бер тәүлектә 989 чакыру килгән

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 989 чакыру килгән. Шуларның 567се – шәһәрдән, 422се районнан булган. 401 кеше госпитализацияләнгән: 279ы – шәһәрдән, 122се – районнан.

 Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

Бер предприятиедә, 3 метр биеклектән егылып төшеп, баш мие җәрәхәтләнгән 18 яшьлек егет янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

Заводта 3 метрлы биеклектән егылып төшеп, баш миенә зыян килгән, умыртка сөяге сынган 21 яшьлек иргә ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.

Юбилейная урамында ток суккан 36 яшьлек иргә медицина ярдәме таләп ителгән. Аны хирургиягә китергәннәр.

Карамалы Тауның Коммунальная урамында кыйналган 38 яшьлек хатын-кызга һәм 2 яшьлек кыз балага ярдәм күрсәткәннәр. Зыян күрүчеләр хастаханәгә барудан баш тарткан.


Нет комментариев