Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ашарга пешергәндә, өй җыештырганда Коръән сүрәләрен аудио форматта тыңлыйм, бу гөнаһ түгелме

Ислам – фән һәм белем дине

Изге Рамазан ае башка айлардан Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтле һәм мәгъфирәтле ае булуы белән аерылып тора. Аллаһ Тәгалә бу айда җәннәт ишекләрен ача һәм шайтаннарны богаулый.

Ураза – ашау-эчү­­дән, җенси мөнәсәбәтләрдән генә түгел, ә бөтен гөнаһлы гамәлләрдән тыелу. Рамазан аенда кешенең бөтен әгъзалары да ураза тотарга тиешле. Теле дә, кулы да, күзе дә, аяклары да.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сезнең ач торуыгыз беркемгә дә кирәк түгел: Аллаһ Тәгаләгә дә, бәндәләргә дә. Әгәр без телебезне – начар сүздән, күңелебезне бозык уйдан сакламасак, гайбәттән тыелмасак, ураза тотуыбыз гади бер ач торуга гына кайтып кала», – диде.

Бу айда иманыбызны ныгыту уңаеннан, Ислам кануннарын, кагыйдәләрен яхшырак белү, тану өчен сездән килгән сорауларны «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллинга бирдек. Җавапларын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

— Ашарга пешергәндә, өй җыештырганда Коръән сүрәләрен аудио форматта тыңлыйм. Бу гөнаһ түгелме?

– Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: «Коръән укылганда, аны тыңлагыз һәм дәшмәгез, бәлки сез кичерелерсез». Кайда гына булсаң да, Коръән тыңлау – яхшы эш, аның өчен әҗер бар. Ашарга әзерләгәндә, өй җыештырганда Коръән тыңлау рөхсәт ителә. Хәзер мөмкинлекләр күп. Коръәнне флешка ярдәмендә магнитофоннан, телевизордан төрле рәвештә тыңлау хуплана. Коръән сүрәләрен ишетеп, шайтаннар кача, йортка бәрәкәт иңә. Әмма шуны искәртеп әйтергә кирәк, Коръән яңгыраганда сөйләшмәү хәерлерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев