Әнвәр Нургалиев: «Узган елны ясаткан операциям уңышлы чыкмады»
Җырчы күп еллардан бирле нәрсәдән интегә?
Әнвәр Нургалиевның узган ел борынына ясаткан операциясе уңышсыз чыккан. Операцияне тагын бер тапкыр кабатларга туры килгән. Җырчы күп еллардан бирле гайморит белән интегә икән.
- Дуслар, мин өйдә. Кайбер кешеләр мине йөздәге җыерчыкларны тарттырам (подтяжка лица) дип уйлаганнар. Үләм хәзер. Юк, борынга операция ясаттым. Узган елны ясатканы уңышлы чыкмады. Бүген төш вакытында чыгардылар. Әлегә хәл юк. Тик өйнең стеналары да дәвалый бит, – дип сөйләгән ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев