Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Әнвәр Нургалиев: «Гаиләнең иминлеге хатын-кыздан тора»

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев болай ди:

– Мин хатын-кызларга бар сүземне җырларым аша җиткерәм. Ир-атлар бәйрәменә чакырсалар, җырлар җырым да юк. Хатыннарыбызны ихтирам итеп яшәсәк иде, диям мин. Тикмәгә генә матур сүзләрне уйлап чыгармаганнардыр. Аларны да кызганмаска кирәк. Хатыным Ирина белән гаилә коруыбызга быел – 30 ел. Тормыш булгач, төрле вакытлар булды. Яшь вакытта дуслар белән йөрисе дә килә. Бала тугач, хатын-кыз аны тәрбияләү мәшәкатенә күчеп, ир-ат үзен ялгыз хис итә. Әнә шушы чорны бер-береңне аңлап узсаң, бәхетле буласың инде. Хәзер без иң рәхәт чорга җиттек – балалар үсте, бер-беребезгә игътибар тагын да артты. Минем уйлавымча, гаиләнең иминлеге хатын-кыздан тора. Аның акыллы булуы да мөһим. Ир-ат та гаиләсен сакларга, матур вәгъдәләр биреп кияүгә алган хәләлен бәхетле итәргә тиеш.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев