Антон Агафонов табылды
«Ак Барс»ның танылган фанаты гәүдәсен Яшел Үзән районы Идел буенда катер һәлакәтеннән соң бер атна узгач табалар.
Аның мәете бүген иртән Зеленый утравы янында табыла, танып белү көтелә. Чыганаклар мәгълүматлары буенча, Антон Агафонов «Ак Барс» футболкасында булган.
Кичә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы танылган фанатны эзләүне төгәлләде – аны 12 сентябрьдән бирле эзләделәр. Эзләүнең гомуми мәйданы 160 гектардан артык.
Фото: соц. челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев