Әнисендә булмаган тәрбия баласына каян килсен ди ул?
Кем булып үсүләрен уйларга да куркыныч булып куя кайчак.
Җәен урамда аеруча халык арта, ул балалар мәйданчыгын әйтмим дә. Кемнәрне генә күрмисең дә, кемне генә очратмыйсың. Бигрәк тә күзләрен шарлатып баласына кычкырган аналарга исем китә. Берсендә, ике яшьләр тирәсендәге малай киреләнеп, әнисенең аягын тешләп алды. Аклы-каралы булып, аты-юлы белән сүгенгәнен күрсәгез икән! Соң, әнисендә булмаган тәрбия баласына каян килсен ди ул? Матур гына, кычкырмыйча аңлатып була торгандыр бит инде. Менә шулай гел үкереп торгач, балалары ишетмәскә дә өйрәнә аннары. Кем булып үсүләрен уйларга да куркыныч булып куя кайчак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев