Ана капиталының калган өлешеннән бер тапкыр бирелә торган түләү алырга мөмкин
Татарстанда 3 020 гаилә ана капиталының калган өлешеннән бер тапкыр бирелә торган түләү алды
Аны алу өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталында, Социаль фонд бүлегенең яки күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы клиент хезмәтендә гариза бирергә кирәк.
Ул 10 эш көне дәвамында каралачак, ә акча 5 эш көненнән дә артык булмаган вакыт аралыгында гаризада күрсәтелгән банк счетына күчерелә. Күләме мөрәҗәгать итүченең сертификатында калган, әмма 10 меңнән артмаган сумманы тәшкил итәчәк.
- Гаризаны карауга билгеләнгән срок чикле булуга карамастан, мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе буенча уңай карар кабул ителгән, акча күчерелгән. Хәзерге вакытта Татарстан Социаль фонды бүлеге 3 меңнән артык гаиләгә түләүне билгеләде, алар үз акчаларын ала инде, – дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, түләнергә тиешле акчаның күләме хуҗасының мөрәҗәгать иткән көнгә сертификатта калган факттагы суммага карап билгеләнә. Ул 10 мең сумнан артмаган очракта гына күчереләчәк. Мәсәлән, анда 8 мең сум калган булса, ул тулысынча күчерелә. Әгәр дә ул 10 меңнән артык икән, күчерелми.
Ана капиталының файдаланылмаган өлеше баланың яшенә һәм гаиләнең матди хәленә бәйсез рәвештә түләнә. Сертификат хуҗалары калган акчаларының төгәл суммасын «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетларында, шулай ук Социаль фонд яки якындагы күп функцияле үзәкләрнең клиент хезмәтләрендә белә ала.
Әлеге мәсьәләгә кагылышлы сорауларыгыз булса, сез, дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә – 8.15-17.30, җомга көнне 8.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 номеры буенча Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып, консультация ала аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев