Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” акционерлык җәмгыяте район башлыгын юбилее белән котлый

Хөрмәтле Михаил Павлович! «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең күп меңле коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Сезнең юбилейлы туган көнегез уңаеннан иң җылы котлауларны һәм иң изге теләкләрне кабул итеп алыгыз!

Тормыш энергиягез, лидер холкы, стратегик фикерләү, аналитик акыл, үз-үзегезне аямыйча эшләү, мөһим мәсьәләләрне хәл итүнең рациональ юлларын табу ярдәмендә Сез республика җитәкчелегенең, хезмәттәшләрегезнең, Яшел Үзән предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренең абруен һәм хөрмәтен казандыгыз.

Зирәк һәм максатчан, җаваплы һәм энергияле җитәкче, Сез күп тапкырлар иң катлау лы мәсьәләләрне профессиональ хәл итә алуыгызны расладыгыз. Сезнең тырышлыгыгыз һәм оештыру сәләтегез нәтиҗәсендә Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән районы чәчәк ата һәм үсә, күп юнәлешләр буенча уңай динамика күзәтелә.

Сез шәһәр предприятиеләренә зур игътибар белән карыйсыз, аларга ярдәм итүгә һәм үстерүгә юнәлтелгән стратегик бурычларны, шул исәптән «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖен дә, хәл итәсез. Без Сезгә, хөрмәтле Михаил Павлович, бу ярдәмегез һәм завод тормышында шәхсән катнашуыгыз өчен рәхмәтле. Көч - бердәмлектә, ә уңыш - хезмәттәшлектә, дип юкка гына әйтмиләр. Сезгә иң зур максатлар һәм амбициоз планнарны үтәү хас, сез фикердәшләр таба, аларны уртак идея белән берләштерә, алга хәрәкәт итү стратегиясен һәм тактикасын билгели беләсез. Уртак көч белән без яшел үзәнлеләр файдасына күп эшләр башкарырбыз дип ышанабыз.

Сезгә җаваплы вазифагызда нәтиҗәле эш, мөһим бурычларны, яңа җиңүләрне һәм казанышларны хәл итүдә зур уңышлар телибез!
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек! Һәр яңа көн яхшы кәеф бүләк итсен һәм уңай энергия бирсен!

Александр Филиппов, «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры
Михаил Подгорнов, «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» акционерлык җәмгыятенең профсоюз оешмасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев