Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ генераль директоры

Кадерле хатын-кызлар! «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең меңнәрчә кешелек коллективы исеменнән язның искиткеч бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән иң җылы, ихлас котлауларны кабул итегез!

Бу көнне без сезгә, сөекле хатын-­кызлар, чын күңелдән сокланып, дөньябызны гүзәлрәк, яктырак һәм игелеклерәк итүегез, гармониягез һәм иҗади энергиягез, назыгыз һәм җылыгыз өчен рәхмәт сүзләре әйтәбез.

Без сезне ихлас яратабыз, өйдә тәртип, ямь тудыру, балалар тәрбияләү белән беррәттән иҗтимагый һәм һөнәри эшчәнлектә зур уңышларга ирешү осталыгыгыз өчен рәхмәтлебез.

Бүген «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖендә ике меңнән артык хатын-­кыз эшли, алар җитештерү мәсьәләләрен генә түгел, мәңгелек кешелек кыйммәтләре, гармония һәм матурлык чыганагы булып, заводның социаль тормышына да зур өлеш кертә.

Бу көнне өлкән буын хатын­-кызларыбызга, әниләребезгә, әбиләребезгә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә, алар безне иң яхшы, иң якты гамәлләргә өнди. Күп балалы аналарга һәм ятимнәрне тәрбиягә алган кешеләргә чиксез киң күңеллелек һәм фидакарь булганнары өчен рәхмәт әйтергә өйрәтә.

Бу искиткеч март көнендә сезгә нык сәламәтлек, мәхәббәт, үзара аңлашу һәм татулык телибез. Барлык өметләрегез һәм хыялларыгыз тормышка ашсын, һәр көнегез бәхетле елмаю белән яктыртылсын, ә язгы чәчәкләр исе белән бергә тормышыгызга шатлык һәм иминлек керсен. Уңыш, гармония һәм шатлык сезгә һәрвакыт юлдаш булсын!

Реклама хокукында

АЛЕКСАНДР ФИЛИППОВ, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев