Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алсу Әбелханова сөенече белән уртаклашты

Җырчының бу арада сөенечле көннәре.

Аларның тормыш иптәше белән өйләнешүләренә 20 ел тулган.

«20 ел элек син килдең дә, мине алып киттең. Үзеңнең дөньяңа! Безнең дөньябызга», – дип, матур сүзләр яза ул ире турында.

Җырчы белән тормыш иптәшенә язылучылары мәхәббәтләре гомерлек булуын, озак һәм бәхетле итеп гомер итүләрен теләгәннәр!

«Сез искиткеч пар! Озак гомер итегез»; «Нинди чибәр сезнең ирегез. Моннан 20 ел элек нинди булгандыр, күз алдына китерәм», «Бик матур бәйрәм! Бәхетте-шатлыкта яшәргә язсын», – дип язалар аларга.

Бер темага комментарий сорап шалтыратканда, Алсу безгә бу матур вакыйганы зурлап чит илдә уздырырга җыенуларын да әйтеп үткән иде.

«Бергә яши башлавыбызга 10 ел тулуны без бик матур итеп бәйрәм иттек. Ап-ак киемнәр киенеп, лимузиннар яллап, анда барлык дусларыбызны чакырып, шәһәр буйлап йөрдек. Аннан бер зур паркта фотосессия ясадык. Ә быел без бу датаны гаилә белән чит илдә, берәр теплоход алып уздырырга уйлыйбыз. Иң мөһиме – исән-сау булуыбыз кирәк. Иртәгә нәрсә булачагын да белми торган заманда яшибез. Шуңа да соңгы вакытта, ничектер, барлык эшләрне дә «Алла бирсә» дип кенә планлаштырырга тырышабыз», – дигән иде җырчы.

Алсу Әбелханова тормыш иптәше белән Әмир һәм Солтан исемле ике ул тәрбияли. Олы уллары Әмир узган ел Мәскәүгә ГИТИСКА укырга керде, төпчек уллары Солтанга – 11 яшь.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев