Яшәеш

АЛКОГОЛЬГӘ — ЮК! СӘЛАМӘТЛЕККӘ — ӘЙЕ!

17 – 23 август — Алкогольдән баш тарту атналыгы

Фото: "ЯҮ" архивы

 Сәламәтлек саклау өлкәсендә бөтендөнья күләмендә 17–23 август көннәре алкогольдән баш тарту атналыгы буларак билгеләп үтелә. Бу- үз тормышыбызга игътибар итәргә, начар гадәтләрнең безнең сәламәтлеккә, мөнәсәбәтләргә һәм киләчәккә никадәр зыян китерүен аңларга искиткеч уңай мизгел.

 Сез беләсезме?

  •    Алкоголь — 200дән артык авыру һәм халәт өчен куркыныч фактор. Алар арасында бавыр, йөрәк, ашкайнату системасы, шулай ук психик авырулар  бар.
  •    Эчемлекләр куллану яман шеш авырулары  барлыкка килү куркынычын арттыра.
  •   Алкоголь тормыш сыйфатын начарландыра,  игътибарны һәм эш сәләтен төшерә, укуны һәм көндәлек бурычларны үтәүне кыенлаштыра.
  •   Куркынычсыз дозалар юк: теләсә нинди күләмдәге спиртлы эчемлек сәламәтлек өчен куркыныч.

Әгәр сез алкогольне артык кулланудан баш тартсагыз, тормышыгызда нинди уңай үзгәрешләр була?

  •      5–10 елга озаграк яшәү мөмкинлеге сизелерлек арта.
  •     Тышкы кыяфәт, йокы сыйфаты, гомуми эмоциональ халәт яхшыра, максатларга таба омтылыш көчәя.
  •     Акча саклап калу мөмкинлеге туа, абруйлырак һәм югарырак хезмәт хаклы эш табу мөмкинлеге арта.
  •     Тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләр яхшыра.
  •     Артык авырлык һәм симерү куркынычы кими (алкогольле эчемлекләр бик күп калориягә ия).
  •     Үз-үзеңә кул салу (6 тапкыр) һәм депрессия куркынычы кими, утта яки суда үлү, юл-транспорт һәлакәтендә (3 тапкыр) фаҗига булу ихтималы азая, йөрәк, онкология, бавыр авыруларыннан үлү куркынычы (12 тапкыр) кими.
  •     Хокук саклау органнары белән проблемалар куркынычы кими.
  •     Ир-атларның җенси тормышы яхшырырга мөмкин.
  •     Якланмаган җенси бәйләнешләр һәм җенси юл белән йогучы инфекцияләр, шул исәптән ВИЧ куркынычы кими.
  •     Хатын-кызлар өчен көтелмәгән йөклелек куркынычы һәм карындагы балага зыян китерү ихтималы түбәнәя.

 Сәламәт булыгыз! Үз тормышыгызны фаҗигаләрдән саклагыз, якыннарыгызны да бу мөһим атна кысаларында фикер йөртергә чакырыгыз.

Наталья Ермолаева,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге социологы 


Нет комментариев