Алабуга районында атларны агулаганнар, болан баласы үлгән
«Диводворье» паркында атларны агулап чыкканнар.
Территориядә күзәтү камералары булган, әмма алар эшләмәгән, дип языла телеграм каналларда.
Паркта бер еллап яшәгән болан баласының гомерен саклап кала алмаганнар. Берничә атның да хәле бик начар.
Парк волонтерлары, ветеринарлар атларга уколлар ясый, системалар куя – бөтен көчләрен бу хайваннарның гомерләрен саклап калу өчен тырыша.
5 аттан өчесенең хәле начар. Ике ат стабиль авыр хәлдә. Кечкенә колынның да хәле яхшылардан түгел...
- Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылды. Хайваннардан анализлар алдылар. Без дөреслек өчен көрәшәчәкбез. Агулап чыгучыларны табачакбыз, – дип белдерәләр эко-парк җитәкчелеге.
Татар тудей
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев