Аксубайның «Сельская новь» газетасы баш мөхәррире Людмила Жаренова вафат булды
Яшәеш

Аксубайның «Сельская новь» газетасы баш мөхәррире Людмила Жаренова вафат булды

8 ноябрьдә «Сельская новь» газетасының баш мөхәррире, «Татмедиа» АҖнең «Аксубай-информ» филиалы җитәкчесе Людмила Жаренова вафат булды. Бу хакта басма үзенең сайтында хәбәр итә.

Журналист медиа-холдинг филиалын 2018 елның декабреннән җитәкләгән. Үлеменә онкологик авыру сәбәп булган. Людмила Жаренова озак вакыт авыру белән көрәшкән, әмма чирне җиңә алмаган, дип хәбәр итә «Татмедиа» АҖ.

«Людмила Викторовнаның туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашабыз», – диелә медиа-холдинг хәбәрендә.

«Людмила Жаренова үз эшенең чын остасы, сайлаган һөнәренә һәм хезмәттәшләренә тугры кеше иде. Аны барысы да хөрмәт итте, гаиләсе һәм якыннары яратты. Аның арабыздан китүе аны якыннан белгән һәркем өчен авыр һәм алыштыргысыз югалту булды», – дип билгеләп үтә ул җитәкләгән басма.

Татар-информ


Нет комментариев