Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән иң җылы котлаулар

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Кадерле ветераннар! Кадерле дуслар!

«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән Татарстан Республикасы көне һәм Яшел Үзән шәһәре көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез!

Бу бәйрәмнәр безнең күпмилләтле төбәгебез халыкларының бердәмлеге, тынычлыгы һәм татулыгы символы булып тора. Республикабызның үсеше, уңышы һәм чәчәк атуының нигезе әнә шунда. Халыкара дәрәҗәдә ышаныч, абруйлы экспертларның югары бәясе, федераль хакимият органнарының безнең башлангычларга актив ярдәм итүе, эре компанияләрнең Татарстанда эшләргә теләге һәм омтылышы – безнең сәясәт һәм идарә сыйфатын, планнарыбызның чынбарлыгын тану ул. Республика халкының хезмәт сөючәнлеге һәм оптимизмы, тарихи үткәнгә, милли-мәдәни традицияләргә сакчыл мөнәсәбәте кешеләрнең лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүгә ышаныч тудыра. Безнең шәһәр халкы Татарстанның гомуми үсешенә үз өлешләрен көн саен иҗади хезмәт, тырышлык һәм максатчанлык белән кертә.

Соңгы елларда күп эшләр башкардык һәм республиканың социаль-икътисади үсеше стратегиясендә амбициоз, әмма безнең өчен реаль бурычлар куелды. Уйлаганнарның барысын да үти алачагыбызга ышанабыз, ә Татарстан киләчәктә дә Россия үсешенә, аның рухи байлыгын саклауга зур өлеш кертәчәк һәм илебезнең иң якты, кызыклы төбәкләренең берсе булып калачак. Чөнки безнең төп байлыгыбыз – республиканы тагын да матуррак һәм җәлеп итүчәнрәк итәргә омтылучы Татарстанның гүзәл җирендә яшәүче кешеләре бар.

Барлык якташларыбызга ихлас күңелдән һәр башлангычларында уңышлар, нык сәламәтлек һәм яхшылыкка ышаныч телибез! Бу бәйрәм көне шатлык һәм горурлык белән тулы булсын! Республикабызга һәм Яшел Үзән районына тынычлык, зур казанышлар, һәр гаиләгә татулык һәм иминлек телим!

Ренат Мистахов,
«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев