#әйтәмәле
Сабан туйлары җитә, әмма күңелдә элеккеге азарт юк.
Чөнки әлеге милли бәйрәмебез акчага корылган «показушный» чарага әйләнде. Элек татарча көрәшне үлеп ярата, чынлап торып кем өчен дә булса «авырый» һәм бөтен җанымны биреп карый идем. Ә хәзер анда бернинди дә гаделлек юк, кемнең кайда һәм кайчан батыр каласы алдан ук хәл итеп куелган. Көрәшчеләр халык алдына чыгып бары тик тамаша гына күрсәтә, артистлар кебек.
Элек, без яшь чакта ничек иде: алдан сабан туйлары авылларда була һәм анда калган батырлар районныкында көрәшә иде. Ул бил алышуларны каравы рәхәт иде. Ә хәзер... Үзебезнең татар егетләре акчага сатылып, шундый әшәкелекне милли йолаларыбызга да керттеләр. Тьфу...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев