Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#әйтәмәле

Төшке ашка кайтып киләм, каршыма ике кулына ике шешә аракы тоткан ханым очрады.

Ашыга-кабалана тулай торакка кереп китте бу. Йөзен, киемен әйтмим дә.

 

 Шулчак бу яшь ханымны бик матур образда – ефәк күлмәктән, үкчәле туфлидән, иңенә кадәр туздырган чәченнән күз алдыма китердем. Бик матур, гүзәл хатын-кыз булыр иде ул. Тик спиртлы эчемлекләр белән мавыгу харап итә дә инде кешене. Бигрәк тә хатын кызларны. 

 

Шулчакта авылдашым, исемен әйт­мим инде, исемә төште. Озын буйлы, чибәр егет, кулыннан килмәгән эше юк. Холкы да әйбәт, әмма әлеге дә баягы шул аракы бетерә инде типсә тимер өзәрдәй ирләрне. Ул да бит эчмәсә, өйләнеп, балалар үстереп, әнисен интектермичә, киресенчә, сөендереп яшәрлек егет. Һәм ни кызганыч, үз-үзләрен бетереп яшәүчеләр авыл саен. Эшләмичә генә әниләренең пенсия акчасы килгәнне көтеп ятучылар күп. 

 

Аның каравы көтү көтәргә кеше юк. Менә шундый чынбарлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев