Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#әйтәмәле

Беркөнне исерек хәлдә машина йөртүчене очраттым.

Чак кына бер автомобильгә килеп бәрелмәде. Ерак китмәде үзе, подъезд төбенә кайтып туктады. Машина йөртүче аягында чак басып тора иде.

 Газетагызда мондый хәлгә юлыксагыз, хәбәр итегез, дип еш язасыз.

 

 Менә мин дә 112гә шалтыраттым. Бер 40-45 минут узгач, телефоным чылтырый, таныш түгел номер. ЮХИДИдән икән, сорашалар болар. Соң, мин әйтәм, күпме вакыт узды, сез килгәнне көтеп тормаслар инде, бигрәк «оператив» эшлисез дидем.

 

 Ул кеше берәр бәла-каза чыгармаган булса ярый инде. Андый хәлдә машина руле артында түгел, җәяү йөрү дә куркыныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев