Әйшәдә машинага ут капкан
Яшәеш

Әйшәдә машинага ут капкан

16 – 22 сентябрьдә янгын сүндерү хезмәтенә 13 чакыру килгән.

Шуларның 8е ялган булган. 3 янгын очрагы теркәлгән.

Әйшәнең Озерная урамында, механизмнарының төзек булмавыннан, «ВАЗ» автомобиле яна башлаган. Нәтиҗәдә, машинаның мотор бүлегенең 1 квадрат метрына зыян килгән.

«Трудовик» бакчачылык җәмгыятендәге өйгә ут төрткәннәр дигән якынча нәтиҗә ясалган. Бу очракта өйнең 1 квадрат метры янган.

Васильевоның «Водный» бакчачылык җәмгыятендәге мунчада янгынның морҗасының төзексезлегеннән чыккан булуы бар. Нәтиҗәдә, бакча учас­токларындагы өч мунчаның 30 квадрат метрына зыян салынган.


Нет комментариев