Җәйнең беренче көнендә безне нинди һава торышы көтә, синоптиклар фаразына күз салыйк
Җәйнең беренче көнендә Татарстанда +29 градуска кадәр җылыта һәм яңгыр көтелә
1 июньдә Татарстанда төнлә яңгыр һәм хәтта яшен, ә һава температурасы +9 - +14 градуслар булыр дип көтелә. Ләкин көндез җылырак булачак: +24 - +29 градус, ә явым-төшем көтелми. Мондый һава торышын ТР Гидрометүзәге фаразлый.
2 июньдә республикада һава торышы, шулай ук, җылы һәм явым-төшемсез булыр дип көтелә. Төнлә термометр баганалары+10 - +15 градус, ә көндез +25 - +30 градуслар фаразлана.
3-4 июнь көннәрендә ТРда һаман да эссе булачак. Температура +26 - +30 градус, әмма бу көннәрдә көндез һәм кичләрдә кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин.
31 майда Татарстанда томан фаразлана. Төнлә температура +5 - +10, әмма көндез барыбер эссе булачак: +24 - +29 градуслар. Шулай ук кыска вакытлы яңгырлар һәм яшеннәр булырга, ә җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев