Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

АГР Кытай компаниясе белән Татарстанда трансмиссияләр җитештерүгә 4,5 млрд сумга кадәр инвестиция кертергә мөмкин

Россиянең автомобиль холдингы АГР Кытайның «Этиджей Рус» компаниясе белән Татарстанда автомобиль компонентлары җитештерүне үстерү турында килешү төзегән.

Июль аенда «АГТ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте уртак предприятиесе теркәлгән. Анда АГРның өлеше — 51 процент, ә «Этиджей Рус»ныкы — 49 процент. Компаниянең генераль директоры итеп Илдар Хисмәтуллин билгеләнгән. Яңа предприятие трансмиссия компонентлары, шул исәптән сцепление, тизлек тартмасы һәм кардан валы җитештерәчәк. Проект АГРның Кытай автомобильләрен җитештерүне җирле компонентлар белән тәэмин итү буенча йөкләмәләре кысаларында гамәлгә ашырыла. Проектның бәясе 2–4,5 млрд сум күләмендә булыр дип көтелә.

«АГТ» «Алабуга» махсус икътисади зонасы резиденты булырга һәм салым ташламаларыннан файдаланырга планлаштыра. Инвестицияләрнең минималь күләме 150 млн сум тәшкил итәчәк. Салым ташламаларын бирү шартлары да катгыйланган. Хәзер алар дүртенче елдан башлап капитал салымнары һәм фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренә тотылган чыгымнар күләменә бәйле булачак. Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов белдергәнчә, Татарстан автомобиль компонентларын алыштыру өчен җитештерү мәйданына әверелергә мөмкин. Автомобиль җитештерүчеләргә ташламалы кредитлар һәм грантлар бирү мөмкинлеге дә карала.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан агросәнәгать комплексы продукциясенең Кытайга экспорты 33,5 млн долларга җиткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 2,5 тапкырга күбрәк.

Казань КП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев