Әфганчы: «Без алар белән бер кашыктан ашадык. Бер-беребез өчен утка-суга керә идек»
Ник алай булып чыкты соң бу?
Күңелемдәгесен әйтми булдыра алмадым. Мин үзем 85-87нче елларда Әфганстан чигендә хезмәт иттем. Анда сопкада без 60лап кеше идек. Шуларның яртысыннан күбрәге украиннар, белоруслар булды. Татарстаннан без ике генә егет хезмәт иттек. Украина белән безнең аралар ни өчен шундый дәрәҗәдә бозылгандыр, белмим. Әмма без алар белән бер кашыктан ашадык. Бер-беребез өчен утка-суга керә идек. Күбесе белән армиядән соң да аралашып яшәдек. Берсе бик танылган табиб та булды әле. Бер-беребезгә карата хөрмәт зур иде. Ник алай булып чыкты соң бу? Һаман шул хакта уйлап, баш ватам. Әмма очына чыга алмыйм.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хат.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев