Әби булып киенгән егет хатын-кыз бәдрәфендә видео төшереп утырган
«Ул анда 3 сәгать буе бөтен кешене төшереп утыра.»
Казандагы зур сәүдә үзәкләренең берсендә бер хатын-кыз бәдрәфтә телефон камерасы күреп алган. Телефонны, бәдрәфтәге икенче кабинка астыннан кулын сузып, хатын-кыз киемнәре кигән егет тотып утырган.
Баласы белән килгән хатын-кыз кычкырып җибәргән, сакчылар килгән. Кибеткә әби булып киенеп килгән егетне урамга чыгарып җибәргәннәр, полициягә тапшырмаганнар. Әмма гариза язылган, дигән мәгълүмат бар.
Видеода егетнең татарча сөйләшүе ишетелә. «Ул анда 3 сәгать буе бөтен кешене төшереп утыра. Полиция чакырыгыз», – дип үгетли хатын-кыз кибеттәге сакчыны.
Видеода егетнең татарча сөйләшүе ишетелә. «Ул анда 3 сәгать буе бөтен кешене төшереп утыра. Полиция чакырыгыз», – дип үгетли хатын-кыз кибеттәге сакчыны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев