9 сентябрь - Халыкара матурлык көне
Яшәеш

9 сентябрь - Халыкара матурлык көне

Матур булыйк, матур яшик, матурлыкка омтылыйк!

Бу көнне дөньяның күп кенә илләрендә гүзәл хатын-кызлар арасында бәйгеләр оештырыла. Тарихта беренче матурлык бәйгесе 1888 елда Бельгиядә уза, ә беренче «Дөнья гүзәле» бәйгесе 1951 елның апрелендә Лондонда үткәрелә.

Әмма кыяфәт, бит, тән матурлыгын гына күздә тотып, күңел матурлыгы хакында онытмаска кирәк. Күңеле матур кеше һәрчак матур күренә. Ә матурлык дөньяны коткарыр, диләр. Монысы инде бәхәссез!


Нет комментариев