8 яшьлек кыз фаҗигале төстә һәлак булган
Фаҗига авыл янында басуда була.
Лаеш районының Сокуры авылында нәни кыз квадроциклда йөргәндә һәлак булган. Йөртүчесе имгәнгән, ул хастаханәдә. Бу турыда Татарстан Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
39 яшьлек ир-ат квадроциклда йөргәндә идарәсен югалта һәм әйләнеп каплана. Квадроциклда утыра торган 8 яшьлек кыз бала һәм йөртүче үзе егылып төшә, бала квадроцикл астында кала.
Имгәнгән кыз урында ук үлә, йөртүчене хастаханәгә илтәләр. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев