6 октябрьдә бөтен республика буенча халыкка хәбәр итү сирена системаларын тикшерү узачак
Яшәеш

6 октябрьдә бөтен республика буенча халыкка хәбәр итү сирена системаларын тикшерү узачак

Исегезгә төшерәбез, бүген 10:40 сәгатьтә электросиреналар һәм тавыш көчәйткечләр буенча "Барыгызга да, игътибар!" сигналы яңгыраячак, шулай ук бер минут эчендә гомумроссия теле-радиоканаллары эфирында "Игътибар, Татарстан Республикасының хәбәр итү системасын тикшерү уздырыла!" хәбәре яңгыраячак.

Әлеге тикшерүнең максаты - халыкка мөмкин булган куркынычлар турында сигналларны вакытында җиткерү. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе республика халкына тынычлыкны саклап калу үтенече белән мөрәҗәгать итә. Быел 3 мартта шундый ук тикшерү узган иде инде.

Шулай ук, 11:00 дән 11:30га кадәр трамвай һәм троллейбусларда транспортта видеоролик эшләтеп җибәрү системасы тикшереләчәк. 7 октябрьдә радиоэлемтә чараларының эшкә сәләтлелеген тикшерү Муниципаль берәмлекләрнең бердәм мәгълүмат системасында узачак, шуннан соң тикшерү нәтиҗәләре гомумиләштереләчәк һәм нәтиҗәләр ясалачак.


Нет комментариев