«50 сум өчен 50 сум комиссия тотып калганнар. Адәм көлкесе!» (әйтәм әле)
Шәһәр фатирында яшим мин.
Шуңа күрә газ өчен түләүләр зур түгел. «Чисто символически» – 50 сум. Әмма вакытында түләп барырга кирәк. Аллаһ сакласын, килеп өзеп тә китүләре бар. Бу айда Яңа ел алдыннан квитанцияне иртәрәк китерделәр. Улым килгәч, аңа тизрәк түләп куярга куштым. Ул озак уйлап тормады, квитанцияне тотып, якындагы почта бүлегенә кергән. Кермәс тә иде. Безгә – олыракларга квитанциядә «түләнгән» дип штамп куелуы һәм чегы кирәк. Шулай үзебезне ышанычлырак сизәбез. Түләп кайтты ул аны, шул 50 сум өчен 50 сум комиссия тотып калганнар. Адәм көлкесе!
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев