Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

45 минут «үлеп торган» ир-ат теге дөньяда күргәннәрен сөйләгән

***

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Америка Кушма Штатларында 45 минут дәвамында үле дип саналган ир-ат көтмәгәндә аңына килгән. Бу вакытта табиблар аны мәетләрне төрә торган кара капчыкка салып куйган була. 

Ир-ат бодибилдерлар куллана торган өстәмә туклануның артык зур дозасын эчкән. Шуннан соң ул үзен начар хис иткән һәм аңын югалтып егылган. Ир-атны табиблар тикшергән һәм «үлгән, коткарып булмый» дигән нәтиҗәгә килгән. Шуннан соң алар аны мәетләрне сала торган капчыкка салып куйган.

Ир-ат исә, аңына килгәннән соң, бу вакыйгаларны читтән күреп һәм хәтта табибларның уйларын ишетеп торуын әйткән. «Шуннан соң минем янга рухи юл күрсәтүче килде һәм мине күккә озатты», – дип сөйләгән ул.

Күккә барып эләккәч, ир-ат тормышы дәвамында кылган бөтен гамәлләрен күргән. Ул шулай ук анда «тормышның чын мәгънәсенә» төшенүен әйткән.

«Җир – ул мәктәп. Ул суд залы түгел, ә бары тик сыйныф бүлмәсе генә икән», – дигән ир-ат.

Шуннан соң рухи юл күрсәтүче аңа сайлау тәкъдим иткән. Ир-ат я күктә кала, я гаиләсе янына кире кайта алган. Ул кире кайтуны сайлаган. Чынлыкта исә ир-атны табиб реанимацияләгән, диелә хәбәрдә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев